Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Олы Русак авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Район тормышы
Яңалыклар
Документлар
Башкарма комитет карары
Совет карары
Авыл җирлеге башлыгы карарлары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Олы Русак авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
август, 2021 ел
Гражданнарны кабул итү турында
2021 елның 2 сентябрендә 13 сәгатьтә Кайбыч районы прокуратурасы бинасында Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А.Р., РФ Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча бүлегенең өлкән суд приставы Насыров Э. К. белән берлектә алимент, хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләр түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. ТР Кайбыч районы прокуратурасы
27
август, 2021 ел
Татарстанда яшәүче миллионнан артык пенсионер бер тапкыр бирелүче акчалата түләү алачак
Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 августында кабул ителгән “Пенсия алучы гражданнарга бер тапкыр бирелүче акчалата түләү турында”гы Указы яктылыгында даими рәвештә Россия Федерациясе территориясендә яшәп, 2021 елның 31 августына пенсия алучы гражданнарга 2021 елның сентябрендә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә. Бу акчаны Россия Пенсия фонды линиясе буенча иминият пенсиясе алучы хәрби һәм көч ведомстволары пенсионерлары да алачак (фиксацияләнгән түләү исәпкә алынмый). “Пенсионер алган әлеге акчалата түләү аңа башка төр түләүләр һәм социаль ведомстволар күрсәтә торган социаль ярдәм чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмый. Бу акчадан суд карарлары һәм башкарма документлар нигезендә тотып калулар башкарылмый. Президент бу акчаларны якланган түләү дип бәяләде”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Шунысын искәртү зарур, бер тапкыр бирелүче әлеге акчаны алу өчен Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итергә кирәкми, түләү автомат рәвештә билгеләнә, пенсионер пенсия ала торган китерү оешмаларына җибәрелә һәм пенсия ала торган көнне түләнә. 2021 елның сентябрендә 10000 сум акча түләнмәгән очракта акча алдагы айларда күчереләчәк. Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 1120000 пенсионер алачак. Россия Пенсия фондының л сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/PFRTATARSTAN www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/pfrtatarstan https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 https://www.instagram.com/pension_fond_rt/
Чит ил гражданнарын исәпкә алу турында ялган гариза бирү буенча җинаять эше кузгатылды
Кайбыч районы прокуратурасы миграция өлкәсендәге законнарның үтәлешенә күзәтчелек кысаларында Мәлки авылындагы чит ил гражданнарын исәпкә кую турында мәгълүматны тикшерде. Тикшерү барышында Үзбәкстаннан килгән 2 гражданны исәпкә алу факты ачыкланды. Әлеге затларны миграция исәбенә кую йорт милекчесенең анда чит ил гражданнары булу нияте турында белә торып ялган мәгълүматлар булган документлар нигезендә башкарылган, чит ил гражданнары әлеге документларда торак йортка кертелмәгән һәм яшәмәгән. Шулай итеп, «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны миграция исәбенә алу турында» Федераль закон таләпләре бозылды, чөнки вәкаләтле органнар чит ил гражданнарының миграция исәбен үтәвен һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә күчүен контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм ителде. Әлеге хәлләрне исәпкә алып, тикшерү материаллары, процессуаль карар кабул итү өчен, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең 2 өлеше 2 пункты нигезендә, район прокуроры тарафыннан алдан тикшерү органына җибәрелде. Аларны карау нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 322.3 статьясында каралган җинаять билгеләре буенча (Россия Федерациясендә торак урынында чит ил гражданын исәпкә алу буенча ялган рәвештә кую) җинаять эше кузгатылды. Җинаять эшен тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасына контрольгә алынды. Кайбыч районы прокуратурасы
26
август, 2021 ел
Кайбыч районы прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарны бозуларны кисеп чыкты
Кайбыч районы прокуратурасы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеге турында федераль законнарның үтәлешен тикшерде. «Юл хәрәкәте иминлеге турында» Федераль законның 12 статьясы нигезендә Россия Федерациясе территориясендә юлларны ремонтлау һәм карап тоту юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Шул ук вакытта юллар торышының билгеләнгән техник регламентларга һәм башка норматив документларга туры килүен тәэмин итү бурычы автомобиль юлларын карап тотучы затларга йөкләнә. Тикшерү барышында ачыкланганча, төбәк әһәмиятендәге «Олы Кайбыч – Колаңгы» автомобиль юлының аерым участоклары закон таләпләрен бозып, 10 см дан артык зурлыктагы тирән колеяларга, рөхсәт ителгән тизлек белән транспорт чаралары хәрәкәтен кыенлаштыра торган һәм транспорт хезмәтләрен кулланучылар яисә өченче затлар өчен куркыныч тудыра торган ярыклар челтәренә ия. Шундый ук юл полотносы дефектлары, алар үз чиратында, капиталь ремонт үткәрүне таләп итә, Төбәк әһәмиятендәге «Олы Кайбыч – Камылово» – Чүти автомобиль юлының аерым участокларында табылган. Моннан тыш, төбәк әһәмиятендәге әлеге юлларда кайбер кисәтү һәм мәгълүмат билгеләре куелмаган. Күрсәтелгән шартлар тискәре йогынты ясый юл хәрәкәте куркынычсызлыгына, шуңа бәйле рәвештә, машина йөртүчеләрнең юл – транспорт һәлакәтләрен, шул исәптән балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кылу куркынычы бар, шуңа күрә моңа юл куярга ярамый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы күрсәтелгән автомобиль юлларын карап тотуны гамәлгә ашыручы «Главтатдортранс» ДКУ директоры исеменә федераль закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде. Җавап бирү акты карау стадиясендә. Кайбыч районы прокуратурасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз