Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.
1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.
“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Пионерия көне белән котлыйбыз һәм безгә күптән түгел генә исән-сау һәм чын пионерлар әйләнеп кайтуларын телибез, хәзерге дөньяда ал галстук, яңгыравыклы тау, йөрәкнең югары омтылышы игелекле һәм файдалы эшләр башкарырга ярдәм итсен иде. Ныклы уку, яхшы тәрбия, һичшиксез вежливость, бәхетле еллар һәм зур җиңүләр телибез.
Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча сораулар (843)255-25-71 телефоны буенча кабул ителә.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!
Шулай ук исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстан Росреестры «ветераннар икеайлыгы» социаль акциясе уздыра, ул агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрелә. Шул ук вакытта әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең гамәлдә булуы барлык документлар пакетына кагыла.
Халыкара гаилә көне белән котлыйбыз һәм гаиләгезнең храмында тынычлык булсын, гаилә әгъзаларының барысы да бер-берсе белән аңлашып, бер-береңне кайгыртсын, гаиләгез һәрвакыт сезнең тормышыгызда иң мөһим элемент булсын, якыннарыгыз сәламәт булсын һәм һәрвакыт үзләренең килеп чыгышы белән горурлансын дип телибез.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Кайбыч районында "Георгий тасмасы"акциясе старт алды. Волонтерлар куркынычсызлык кагыйдәлә рен үтәп, тасмалар тараталар.
Бу якты көндә районыбызны үстерүгә һәм төзекләндерүгә намуслы хезмәтләре белән өлеш керткән , хезмәт традицияләрен арттырган барлык кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Бүген дә һәрберебезнең хезмәтенә ихтыяҗ зур булсын һәм лаеклы бәя бирелсен!
Сезгә чын күңелдән шушы язгы көннәрдә яңа күңел күтәренкелеге һәм уңай үзгәрешләр башлану, нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, һәр гаиләгә иминлек телим!
2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк:
3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимында китереләчәк;
9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;
Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.
Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.
Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.
Исегезгә төшерәбез, кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ана капиталы алуга хокуклары бар, яисә булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү федераль бюджеттан түләнә, ана капиталы күләмен киметми һәм гаиләгә социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый.
“Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет яисә gosuslugi.ru порталында агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез! Изоляция шартларында дәүләт учрежденияләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылып кую буенча гына алып барыла.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч районы Клиентлар хезмәте–(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.