Һәр елны март ахырында дөньяда “Җир Сәгате” дигән акция – энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт.
Быел, илдәге һәм дөньядагы экологик, социаль-икътисади вәзгыятьне күздә тотып, әлеге чараның әһәмияте тагын да арта төшә. 2020 елның 28 марты көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Пенсия фонды сайты www.pfrf.ru шәхси кабинеты аша Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә.
Шулай ук, Пенсия фондына бару кирәк булган очракта, ПФР сайтының шәхси кабинеты аша алдан язылу сервисыннан файдаланырга киңәш итәбез.
Моннан тыш, кирәкле консультацияне Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгенә 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Татарстан Республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кайбыч районы (бүлек хокукындагы) клиентлар хезмәтенең кайнар линия телефоны 8 (84370) – 2-10-74.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълумат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала.
Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.
Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар.
Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.
“Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Олы Урсак авылы клубында 8 нче март бәйрәменә багышланган чара булып узды. Әлеге бәйрәмне берничә авыл клублары тарафаннан оешкан “Ялкын” төркеме оештырды.
Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә, кояштай елмаеп, һәрвакыт балкып яшәгез! Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык – сәламәтлек, йортыгыздан иминлек, бәрәкәт китмәсен. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде. Бәйрәмебез котлы булсын!
Кайбыч район мәдәният йортында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районыбыз Башлыгы А.И.Рәхматуллин тыл ветераннарына медаль тапшырды. Әлеге чарада Олы Урсак аылыннан 1 ветеран катнашты Гатиятуллин Хәлим Габделхак улы.
1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.
Су һәм сабын куллану мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
Битегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫ ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ
Сезнең эш урыныгызның гигиеник булуына ышаныгыз.
Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.
з нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ
Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз.
Көн дәвамында 3-4 тапкыр юыгыз агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.
Үбешү һәм кочаклауларга чик куегыз.
Эштә ашны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез.
4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.
Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөргәндә, җәмәгать транспортында йөргәндә, авыруларны караган вакытта һәм респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән сөйләшкәндә кулланыла.
Үзеңне йоктырудан саклау өчен битлекне дөрес йөртү мөһим: битлек ныгытылырга, авызны һәм борынны әйбәтләп ябып куярга тиеш;
- дымлы яки юеш битлекне яңа битлеккә алыштырырга кирәк;
- битлекне һәр 2 сәгать саен алыштырырга кирәк;
- төшерелгән очракта битлек өслегенә кул белән кагылмаска тырышыгыз;
- файдаланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;
- Икенче тапкыр бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланмагыз.Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында 4 катлы марлядан тегәргә мөмкин.
Авыруны караганда, контакт тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салдырырга һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Ачык һавада битлек куллану киңәш ителми.
Кулланган тукыма кулъяулыгын төчкергәндә һәм йөткергәндә үк алыштырырга кирәк.
5 нче КАГЫЙДӘ. Беренче симптомнар барлыкка килгәндә (тән температурасы, өшү, баш авырту, борын тыгылу, ютәл, авыр сулыш)
Аралашуны чикләргә.
Өйдә калып, медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
Ашау һәм эчү өчен шәхси савыт-саба һәм аны юу өчен шәхси чаралар кулланырга.
6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА
Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз.
Эш бирүчегә кайсы илгә баруыгыз турында тулы мәгълүмат бирегез.
Чит җирдән булып, 14 көн кайтканнан соң аралашуны чикләгез
ПРОФИЛАКТИКА-УЛ ГАДИ. ҮЗ - ҮЗЕМ, ЯКЫННАРЫМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМ
2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар махсус шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балаларнын ата-аналар белән мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында аңлашылмаучылык мәсьәләләре буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри киңәшләр ала алачаклар.
Чараның үзенчәлеген исәпкә алып,катнашырга теләк белдерүчеләргә түбәндәге телефон буенча алдан язылырга кирәк: (843) 236-61-64.
Бәйрәм белән сезне, кадерле ир-егетләр, Ватанны саклаучылар көне белән! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, мәхәббәт телибез.