ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, социаль пакеттан файдалану хокукы булган, ләкин моңарчы аннан баш тарткан, федераль ташламаларга ия гражданнарга фикерләрен үзгәртү өчен вакыт аз калып бара. Безнең районда федераль ташламаларга ия булган 1723 кешенең 675е дару препаратлары ала.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану буенча гаризаны 1 октябрьгә кадәр, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегенә килеп яисә шәхси кабинет аша Россия Пенсия фонды идарәсе сайтында электрон рәвештә тапшыра ала. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Социаль пакетка нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Болар – табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар, медицина эшләнмәләре, инвалид балаларны махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин итү, шифаханә-курортларда дәвалану, шәһәр янындагы тимер юл транспортында бушлай йөрү, шулай ук шәһәрара­ транспортта дәвалану урынына бушлай барып кайту.Әлеге ташламаларга ия булган кешеләр бу хезмәтләрдән тулысынча да, аерым-аерым да файдалана ала.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 2 сентябрендә  Олы Урсак авылы мәчетендә Корбан ашы үтте. Мәҗлесне Олы Урсакта яшәүче Авыл  җирлеге башлыгы Зиннатуллин Габбас ,абыйсы Зиннатуллин Гумәр,энесе Зиннатуллин Марат гаиләләре үткәрде. Район башлыгы исеменнән бәйрәм котлауын, Загидуллина Эльвира Хасбулатовна җиткерде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Зиннатуллин Габбас  авыл халкына тәбрикләү сүзләрен җиткерде.  Зиннатуллин Габбас ,Зиннатуллин Гумәр,Зиннатуллин Марат гаиләләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

 

Бүген, 27 августта, 9.00-17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә, хезмәткә бәйле сораулар буенча халык өчен “кайнар линия” үткәрә.

 

«Кайнар линия» телефоны»: (843) 236-00-71.


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе
23 июль көнне  Зур Русак мәчетендә ,Кече Урсак,Зур Урсак,чүкри-Алан авылы халкы өчен ифтар мәҗлесе узды.гадәт буенча, мәҗлес үткәрүне бер гаилә үз өстенә ала.Быел Эльмира һәм Рифкать Салаховлар гаиләсе тырышлык куйды.Мәҗлестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хаялиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International