«Дәүләт кадастр бәяләве турында» № 237-ФЗ Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 01.10.202020 № 2920 – р боерыгы нигезендә сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре расланды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының «Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләрен раслау турында " 01.10.2020 ел, № 2920-р боерыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 21.10.2020 ел, № 6896 теркәлгән.
Боерык күчермәсе, шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләренә дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтының «Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре» бүлегенең «Татарстан Республикасының сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләре» бүлекчәсендә урнаштырылган .https://mzio.tatarstan.ru/rezultati-gosudarstvennoy-kadastrovoy-otsenki-624839.htm.
237-ФЗ номерлы Федераль законның 21 статьясы нигезендә кадастр бәясен билгеләгәндә кертелгән хаталарны төзәтү турында мөрәҗәгать белән «дәүләт кадастр бәяләве үзәге»ДБУ мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә?Ана капиталы турында нәрсәләр белергә кирәк?Пенсия белән тәэмин итүнең кайсы вариантын сайларга? Пенсия китерү турындагы гаризаны ничек тапшырырга? Сезне кызыксындырган сорауларга җавапны «Пенсия фонды WhatsApp»ыннан табып була.
Россия Пенсия фондынын Татарстан Бүлекчәсендә пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр буенча шәхси ярдәмче булдыру юлын таптылар.Бот белән эшләү бик уңайлы:уз контактына 8-960-088-074 телефон номерын өстәгәннән сон, WhatsApp аша сез пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы үзегезгә кирәкле материалны таба аласыз.
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйбыз!
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим!
“Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсы өчен яңа модуль әзерләделәр, ул “Ял һәм сәяхәт итәр өчен интернет: нечкәлекләр һәм файдалы киңәшләр” дип атала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Яңа курс моңа кадәр компьютер белән эшләүнең база күнекмәләрен өйрәнүчеләр өчен дә, белемнәрен тирәнәйтеп, интернет мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга теләүче өлкәннәргә дә өстәмә өйрәнү материаллары комплектыннан гыйбарәт.
Яңа курс ярдәмендә тыңлаучылар интернет аша тимер юл һәм авиабилетлар сатып алуның уңайлы һәм популяр ысуллары белән танышалар, чит шәһәрдә кунакханәдә урын алу, экскурсиягә язылу, театр яисә концертка билетны интернет аша алырга өйрәнәләр.
Укыту модуле бу хезмәтләрнең барысын да дөрес эшләргә ярдәм итәчәк.
Инде берничә ел дәвамында “Ростелеком” һәм Россия Пенсия фонды даими рәвештә “Интернет азбукасы” программасының киңәйтелгән курсын яңа модульләр белән тулыландыра.
Курсларда шөгыльләнүчеләр һәм интернеттан файдаланучылар, Азбукаинтернет.рф.интернет порталындагы кире элемтә формасы аша мөрәҗәгать итеп, модульләрнең тематикасын билгелиләр. Дәреслекнең электрон версиясе, киңәйтелгән курсның барлык модульләре, өлкән буын вәкилләренә яңа теманы үзләштерүдә ярдәмлекләр – укытучылар өчен булекләп бирелгән рекомендацияләр һәм һәр дәрескә кирәкле күргәзмә әсбаплар да шунда урнаштырылган.
“Интернет азбукасы” программасы материалларын пенсионерларга компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр бирүчеләр һәр тема буенча аерым курслар итеп тә, өстәмә дәресләр үткәрү өчен материал буларак та файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, “Интернет азбукасы” укыту пособиесе һәм шул исемдәге интернет-портал “Ростелеком” белән Россия Пенсия фонды арасында пенсионерларны компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча хезмәттәшлек турында 2014 елда кул куелган килешү кысаларында алып барыла. Хезмәттәшлекнең максаты – пенсионерларның дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану мөмкинлеген җиңеләйтү, компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтеп, аларның тормыш дәрәҗәләрен күтәрү һәм сыйфатын яхшырту.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике тиешле хезмәт көне итеп исәпләнә. Бу хакта медицина хезмәткәрләренә Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси (персонифициальләшкән) исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Шәхси исәп документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә.
Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә 25 ел, шәһәрдә 30 ел эшләп махсус стаж туплаган медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы тулган һәм пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүне кичектерү чорыннан чыгып исәпләнелә.
2020 елда кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда тулган очракта, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры бер ел ярымга, 2021 елда тулса – өч елга, 2022 елда тулган очракта дүрт елга кичектерелә дигәнне аңлата. 2023 елда һәм аннан соңгы чорда махсус ташламалы стаж туплаучылар өчен кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә.
Хезмәт кенәгәсен нинди вариантта алып бару ысулы сайлау хокукына бары тик эшләүче гражданнар гына ия. Хезмәт эшчәнлеген 2021 елның 1 гыйнварыннан соң башлаучыларның сайлау хокуклары булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлекләре турында мәгълүмат бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Хезмәт кенәгәсен электрон вариантта алып баруның өстенлекле ягы шунда: хезмәткәр үзенең хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакыт таныша ала. Электрон хезмәт кенәгәсен күчереп алырга, бастырырга, электрон почта аша дәүләт хезмәтләре яки Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан потенциаль эш белән тәэмин итүчегә җибәрергә мөмкин.
Болардан тыш электрон хезмәт кенәгәсен югалтып булмый, кенәгәнең кәгазь вариантын тутырганда очрый торган төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрелми.
2020 елның 16 октябрдә Олы Урсак авыл җирлегендә хужасыз этлэрн тоту буенча.И.П. Мадьянкин С. Аоешмасы килэчэк иртәнге 8:00 дән
кичке 17:00 гә кадәр:ИП Мадьянкин С.А.халыкнын язма мөрәҗәгатьләре нигезендә
шулай ук план чараларыни гезендә .
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче 39 яшьлек ханымга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 306 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (җинаять кылу турында белә торып ялган донос).
Суд тарафыннан 2020 елның 2 августында хөкем ителүченең, белә торып ялган донос өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтеп, иминият килешүе буенча иминият түләүне алырга теләп, Татарстан Республикасы Кайбыч районы Борындык авылында ана йортында янгын вакытында 43 мең сумлык акча һәм кыйммәтләр урлау турында язма гариза белән район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе ачыкланган.
Гаепләнүче әлеге мәгълүматның ялган булуын белә, чөнки югарыда күрсәтелгән кыйммәтләрне һәм акчаларны ул яшергән.
Тикшерү барышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсендә психофизиологик тикшеренүләр үткәргәннән соң гына ул акча һәм кыйммәтләр урлау турындагы хәбәрнең ялган булуын таный.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә.
Суд аңа 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Яраткан укытучыларыбызны котлыйбыз. Үз гомерләрен багышлаган искиткеч кешеләр безгә белем генә түгел, ә үз мәхәббәтләрен дә бүләк иттеләр. Сезнең эшегез - ул гади генә хезмәт түгел, ул чын Сәләт, аңа бары тик ачык йөрәк һәм күңел җылысы белән генә якын килергә кирәк. Күңел җылыгыз, зирәклегегез, намуслылыгыгыз һәм Бөек сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә бәхет һәм сәламәтлек, сүнмәс тузан һәм эшегездә дәрт, акыллы һәм белемле бер генә буын тәрбияләвегезне телибез. Укытучылар көне белән!
Бу тормыш турында күп нәрсә белгән кешеләрне котлыйбыз. Күп нәрсә сөйли ала торган кешеләрне күп нәрсәгә өйрәтергә. Изге урыннары яшьне генә түгел, чиксез зирәклекне, бәһасез тәҗрибә һәм зур белемнәрне дә аңлата. Сезгә чиксез озын һәм бәхетле, сәламәтлек, тынычлык, бәхет һәм кайгыртучанлык белән тулы озын гомер телибез. Яшь булуына карамастан, күңелегез һәрвакыт яшь һәм энергияле булып калсын. Өлкәннәр көне белән!