Бөтендөнья су көне уңаеннан мәктәбебездә биология укытучысы Биктаһирова С.Ф. "Суны сакларга кирәк!" дигән дәрес үткәрде.Дәрестә судан башка яшәп булмавын, нинди су эчүебез турында сүз барды.Су булмаса, кешеләр һәм хайваннар да яши алмас иде.Елга һәм күлләрнең пычрануга дучар булуы да күзәтелә. Үзебезнең авыл уртасыннан агучы Имәлле елгасын чиста тоту турында искә төшерелде. Укытучы дәресен Ә.Баянов шигыре белән тәмамлады:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш- тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.