2025 елның 21 февралендә кичен Кайбыч муниципаль районы территориясендә яшьләр күпләп җыела торган урыннар буенча чираттагы ведомствоара рейд үткәрелде. Чарада КДН һәм ЗП вәкилләре, Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча ЮХИДИ инспекторы катнашты. Яшьүсмерләр белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, хокукка каршы гамәлләр кылуны булдырмау, үз гамәлләрең өчен җаваплылык турында әңгәмәләр үткәрелде. Алкоголь һәм тәмәке сату урыннарына баруга аерым игътибар бирелә. Балигъ булмаганнарга алкоголь, тәмәке һәм никотин саткан өчен җаваплылык аңлатыла. Рейд барышында хокук бозулар ачыкланмаган.