ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2026 ел
сишәмбе

 

Татарстан Республикасында 13 меңнән артык үзмәшгуль  булачак пенсияләрен иминият кертемнәрен түләп барып формалаштыра

         Взносларны  түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала.

        Кертем күләмен катнашучылар мөстәкыйль сайлый. 2026 елда минималь еллык взнос 71 525 сум тәшкил итә - бу бер ел иминият стажы һәм 1,9 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) алырга мөмкинлек бирәчәк. Максималь взнос - 572 204 сум, аны түләгән очракта, шәхси хисапта бер ел стаж һәм 8,72 ИПК исәпкә алыначак.

        Взносларны ай саен түләп барырга  да, елга бер тапкыр күчерергә дә була. Иң мөһиме - акча 31 декабрьгә кадәр кереп  җитсен. Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге үзмәшгульләрнең индивидуаль счетларына стаж һәм коэффициентларны автомат рәвештә исәпкә ала.

       "Үзмәшгульләр үзләренең булачак пенсияләре турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала. Ирекле иминиятләштерү аларга  гадәти найм буенча эшләгәндәге кебек үк иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын тупларга мөмкинлек бирә. Без автомат рәвештә шәхси счетлардагы барлык кертемнәрне исәпкә алабыз һәм гражданнарга дөрес вариантны сайларга ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында гаризаны «Мой налог» мобиль кушымтасы аша, «Дәүләт хезмәтләре» порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

    

          Иминият пенсиясе билгеләү хокукы алу өчен картлык буенча пенсия яшенә җитәргә (2026 елда - ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь), кимендә 15 ел стаж һәм аз дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Әлеге шартлар  үтәлмәгән очракта  билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак социаль пенсия билгеләнә .

         Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).


7
июнь, 2026 ел
якшәмбе

21
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе


16
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе


27
февраль, 2026 ел
җомга

2026 елның 1 июненнән Татарстанда  балалары булган гаиләләр  социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак

             

         2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.

         Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;

ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.

          Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының  1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең  тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.

           "Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык  керемнәре  ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.

            Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.

            Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел.  Бу очракта ата-

 

 

аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

            Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма  гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән   мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга.  6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы  гражданин кире кайтара ала.

           Салым кайтарырга хокуклы  гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән  елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда  2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

           Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк  яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән  соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу  хокукын  ел саен расларга кирәк.

               Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

               Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).



23
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Олы Урсакта кышкы әкият дөньясы тудырылды! Кайбыч муниципаль районы Олы Урсак авыл җирлеге мәдәният йорты каршында китапханә, авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләшеп, кар сыннарыннан гүзәл бер композиция ясадылар. Бу тырыш хезмәт нәтиҗәсендә авыл халкы һәм кунаклар өчен чын мәгънәсендә Яңа ел могҗизасы барлыкка килде. Анда Кар кызының сөйкемле образы, һәрвакыт шат күңелле Кыш бабай, киләсе ел символы булган Утлы Ат һәм торле әкият геройларының сыннары тезелеп киткән. Кешеләр бирегә рәхәтләнеп киләләр, сыннар янәшәсендә фотога төшәләр, балалар исә аеруча шатлана.


6
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International