27 январь көнне Олы Урсак авыл җирлегенең дүрт авылы катнашында халык җыены булып узды. Җыелышта Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Нуриев узган ел башкарылган эшләргә тукталды. Узган ел башкарылган эшләр турында тулы доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел-авыл өчен уңышлы ел.
Район башлыгы А.И. Рәхмәтуллин үз чыгышында авыл җирлеге җитәкчелеге һәм халыкның бердәмлегенә басым ясады. Кайбычның социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталды. Район башлыгы шулай ук халыкны борчыган сорауларга җавап бирде, тәкъдимнәр кабул итте.
Җыелышта катнашучылар арасында төрле фикерләр булды. Юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Җыелыш азагында 2026 елга эш планы кабул ителде. Планга авылны үстерүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар кертелгән. Җыелыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.