Кайбыч районы прокуратурасы 24 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсенең 2 нче өлеше, 116.1 маддәсенең 2 нче өлеше ( аңлы рәвештә кыйнаулар һәм көч куллану белән кылынган җинаять өчен хөкем ителгән, башка көчләү гамәлләре кылуда гаепле дип таныды).
Ачыкланганча, 2024 елның июнендә хөкем ителүче, Кайбыч районының Федоровский авылында булганда, үзенең әтисе һәм апасына тән җәрәхәтләре ясаган.
Ир-ат үз гаебен таныды.
Суд хезмәт хакының 10% ын дәүләт кеременә тотып калып, алты айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.