Кайбыч районы прокуроры Осипов Игорь Николай улы 09 апрель көнне сәг.13.00 да Олы Урсак авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Шәхси кабул итүгә авылның 5 кешесе мөрәҗәгать иткән. Кунаклар пенсия законнарын үтәү мәсьәләләре, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Гариза бирүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде.