Быел Бөек Җиңүнең сиксән еллыгы-ул дата гына түгел, ул халкыбызның сынмас рухы, батырлыгы һәм бердәмлеге символы. Һәлак булган геройларны искә алып, исән ветераннарны хөрмәтләгәндә, район хакимияте балачагы сугыш чорына туры килгән буынга – сугыш балаларына аерым бер дулкынлану һәм рәхмәт хисләре белән карый. Җиңүгә керткән өлешләре, авыр язмышлары өчен тирән ихтирам йөзеннән район хакимияте «сугыш чоры балаларына» истәлекле медальләр тапшырды. Бу медальләр-бүләк кенә түгел, ул ул куркыныч еллар турындагы хәтер символы һәм бернигә дә карамастан, үз иленә тугры калулары өчен рәхмәт билгесе.