Бушанча авылының тагын бер урамы юллы булды

2025 елның 10 октябре, җомга

Бушанча авылының тагын бер урамы юллы булды. Бу – авыл халкы өчен зур шатлык, чөнки яңа юл тормышны күпкә җиңеләйтә. Элеккеге чокырлы,  юлдан соң, тигез ташлы юл– чын бүләк.

Авыл халкы төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм яңа юлның киләчәктә дә авылга файда китерүен теләде.

Юл – ул тормыш арбасы, диләр. Бушанча авылының яңа юлы авылга яңа сулыш өстәде, киләчәккә өмет уятты. Һәрберебезгә шушы юлдан гел яхшы хәбәрләр генә килсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International