Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълумат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала.
Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.
Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар.
Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.
“Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Олы Урсак авылы клубында 8 нче март бәйрәменә багышланган чара булып узды. Әлеге бәйрәмне берничә авыл клублары тарафаннан оешкан “Ялкын” төркеме оештырды.
Хөрмәтле хатын – кызларыбыз! Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә, кояштай елмаеп, һәрвакыт балкып яшәгез! Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык – сәламәтлек, йортыгыздан иминлек, бәрәкәт китмәсен. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде. Бәйрәмебез котлы булсын!
Кайбыч район мәдәният йортында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан районыбыз Башлыгы А.И.Рәхматуллин тыл ветераннарына медаль тапшырды. Әлеге чарада Олы Урсак аылыннан 1 ветеран катнашты Гатиятуллин Хәлим Габделхак улы.
1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ
Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.
Су һәм сабын куллану мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
Битегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.
2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫ ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ
Сезнең эш урыныгызның гигиеник булуына ышаныгыз.
Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.
з нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ
Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз.
Көн дәвамында 3-4 тапкыр юыгыз агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.
Үбешү һәм кочаклауларга чик куегыз.
Эштә ашны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез.
4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.
Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөргәндә, җәмәгать транспортында йөргәндә, авыруларны караган вакытта һәм респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән сөйләшкәндә кулланыла.
Үзеңне йоктырудан саклау өчен битлекне дөрес йөртү мөһим: битлек ныгытылырга, авызны һәм борынны әйбәтләп ябып куярга тиеш;
- дымлы яки юеш битлекне яңа битлеккә алыштырырга кирәк;
- битлекне һәр 2 сәгать саен алыштырырга кирәк;
- төшерелгән очракта битлек өслегенә кул белән кагылмаска тырышыгыз;
- файдаланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;
- Икенче тапкыр бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланмагыз.Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында 4 катлы марлядан тегәргә мөмкин.
Авыруны караганда, контакт тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салдырырга һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Ачык һавада битлек куллану киңәш ителми.
Кулланган тукыма кулъяулыгын төчкергәндә һәм йөткергәндә үк алыштырырга кирәк.
5 нче КАГЫЙДӘ. Беренче симптомнар барлыкка килгәндә (тән температурасы, өшү, баш авырту, борын тыгылу, ютәл, авыр сулыш)
Аралашуны чикләргә.
Өйдә калып, медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
Ашау һәм эчү өчен шәхси савыт-саба һәм аны юу өчен шәхси чаралар кулланырга.
6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА
Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз.
Эш бирүчегә кайсы илгә баруыгыз турында тулы мәгълүмат бирегез.
Чит җирдән булып, 14 көн кайтканнан соң аралашуны чикләгез
ПРОФИЛАКТИКА-УЛ ГАДИ. ҮЗ - ҮЗЕМ, ЯКЫННАРЫМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМ
2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар махсус шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балаларнын ата-аналар белән мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында аңлашылмаучылык мәсьәләләре буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри киңәшләр ала алачаклар.
Чараның үзенчәлеген исәпкә алып,катнашырга теләк белдерүчеләргә түбәндәге телефон буенча алдан язылырга кирәк: (843) 236-61-64.
Бәйрәм белән сезне, кадерле ир-егетләр, Ватанны саклаучылар көне белән! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, мәхәббәт телибез.
Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр итә:
Кайбыч районында шәхси хуҗалыкларда үлгән терлекләрнең (мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, ат) биокалдыкларын җыю башлана. Хуҗалыкта хайван үлгән очракта, Кайбыч районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга һәм үлгән терлекне алып китәргә гариза бирергә кирәк. Телефон номеры түбәндәгечә: 88437021227. Мәче, эт һәм кош – корттан кала, мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, атларның биокалдыкларын биотермик чокырга ташлау катгый тыела!! Үлгән хайваннарны алып китү бушлай башкарыла.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.
Электрон хезмәт кенәгәгләренә күчү барлык гражданнар өчен дә ирекле һәм бу эш гражданнарның ризалыклары буенча башкарыла.
Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар искәрмә булып тора. Аларның хезмәт юлына кагылышлы барлык мәгълуматлар бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Гражданин хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләгән очракта ул 2020 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, болай эшләгәндә, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге варианты белән параллель алып барыла.
Шунсын да искәртү зарур, хезмәт кенәгәсенең электрон вариантында да, кәгазьдәгесендәге кебек үк, барлык мәгълүматлар – эш урыны һәм вакыты, вазифа , квалификация , эшкә кабул итү һәм эштән азат ителү көне, хезмәт килешүен өзүнең нигезе туплана.
Электрон хезмәт кенәгәсе түбәндәге өстенлеләргә ия:
- Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълумаларны тиз һәм җайлы күрә ала, барлык мәгълумат Россия Пенсия фондының pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре Порталының – gosuslugi.ru сайтында тупланган. Ахыргы хезмәт урынына, Россия Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматны язма рәвештә дә алырга мөмкин.
- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү минимум дәрәҗәсендә була.
- Эшкә дистанцион рәвештә урнашу мөмкинлеге - эшкэ урнашканда, гражданин эшкә алучы адресына электрон имза белән бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыннан юллый ала.
- Эш бирүчеләрнең хезмәт кенәгәләре алу, бару һәм саклауга бәйле чыгымнары кими.
- Пенсия шәхси счетка тупланган мәгълуматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар белән дәлилләү зарурлыгы юк.
- Эш бирүче һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны аналитик эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр ачыла.
- Мәгълуматлар сакланышы һәм иминлеге – бүгенге көндә Россия Пенсия фонды мәгълуматлар системасының иминлеге югары дәрәҗәдә. Мәгълуматлар системасы персональ мәгълуматлар өлкәсендәге законнар җыелмасы кысаларына туры китереп аттестацияләнгән. Системаның эштән чыгуы, мәгълуматларны үзгәртерлек яки юкка чыгарырлык итеп үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.
Шунысын искәртү урынлы, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү пенсияләрне шәхси лицевой счет мәгълуматларын кулланып рәсмиләштерүне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, бу исә пенсия билгеләү процессын гадиләштереп кенә калмый, гражданнарның төрле документлар җыюга бәйле вакытын да экономияли.
Эш белән тәэмин итүчеләр өчен үзгәрешләр.
2020 елның 1 гынварыннан башлап оешмалар иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны Пенсия фондына отчет аеннан соң килгән айның 15 числосыннан соңга калмыйча биреп барырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан гражданинны эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълумат оешма тарафыннан Пенсия фондына эшкә алынган яисә эштән азат ителгән көннән бер эш көне дәвамында тапшырыла.
Агымдагы елда электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче отчет Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр бирелергә тиеш. Әлеге отчетны Пенсия фондына электрон формада тапшыру өчен, эш бирүче беренче чиратта үз операторы аша яисә Пенсия фонды органнарына Электрон документ әйләнешенә тоташтыруны сорап, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Әлеге гаризаны биргәннән соң, ул Электрон документ әйләнешенә тоташтырылганлыгы турында уведомление ала, бары шуннан соң гына Электрон документ әйләнеше яки иминиятләштерүче кабинет аша электрон рәвештә отчет җибәрергә мөмкин.
“Бүгенге көнгә иминиятләштерүче Электрон документ әйләнешенә тоташтырылган иминиятләштерүчеләр дә әлеге процедураны кабат эшләргә тиеш, бу отчетлылыкның яңа формасын имзаларга вәкаләтле булуын ачыклау өчен эшләнә”, - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәгълуматлар тапшыру срокларын үтмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълуматлар тапшырган өчен хезмәт инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган.
“Электрон хезмәт кенәгәләре” нә күчү чоры җайлырак үтсен өчен Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе 2019 ел ахырында ук республикада яшәүчеләр бәлән генә түгел, иминиятләштерүчеләр арасында да мәгълумати аңлату эшләре алып барды. 90 000 нән артык иминиятләштерүчегә “Электрон хезмәт кенәгәләре турында” дигән памяткалар таратылды. Татарстан Пенсия фонды әзерләгән бу кулланмаларда отчет тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча аңлатмалар бирелгән, шулай ук гариза һәм извещенияләрнең якынча формалары урнаштырылган.
Моны белү мөһим! Иминиятләштерүчегә Пенсия фондына отчет тапшыру өчен кирәкле барлык документлар (гариза, уведомление,отчет формалары), “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка, кулланма программалар барысы да Россия Пенсия фонды сайтында (www.pfrf.ru) һәм Татарстан Пенсия фондының www.pension.sprrt.ru региональ сайтында карарга, кирәк булса, чыгартып алырга мөмкин.