15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг булды. Әфган җирендә башын салган, шулай ук вакытсыз киткән якташларыбызны искә алырга ветеран-әфганчылар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, яшь армиячеләр һәм районның битараф булмаган кешеләре килде.
Кайбыч районы прокуратурасы 39 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 139 маддәсенең 1 өлешендә (торакның кагылгысызлыгын бозу) һәм РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә (милекне яшерен урлау) каралган маддәләре буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
2019 елның 1 октябренә каршы төндә хөкем ителүче исерек хәлдә, тәрәзә рамасы пыяласын ватып, законсыз рәвештә Иске Тәрбит авылында чит торакка үтеп керә.
Күрсәтелгән йортта күчкәч, ул торак милекчесенең теш коронкасын урлый һәм аңа 5292 сум күләмендә зыян сала.
Ул үз гаебен таныды.
Суд аңа 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Хәзерге вакытта хөкем карары законлы көченә керде.
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Урсак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 төп өрәңге һәм 2 төп карама токымлы агач киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.
Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян эш буенча алдан тикшерү барышында хөкем ителүче тарафыннан үз ихтыяры белән капланган.
Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнгән җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эш бирүчеләргә 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына хисапның яңа формасын тапшыру турында искә төшерә. Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен, 2020 елның 15 февраленә кадәр эш бирүчеләр беренче тапкыр пенсия фондына кадрлар буенча нинди дә булса чаралар үткәрелгән хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирергә тиеш: эшкә кабул итү, бер вазифадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү.
Мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен Белешмәләр, штат санына карамастан, барлык компанияләр һәм эшмәкәрләр белән ялланып эшләүче хезмәткәрләр тарафыннан җибәрелә. Хәтта штатта бер хезмәткәр булса да.
"Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. Мәгълүматны иминләштерүче Кабинеты яки ПФР клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен әзерләү өчен кирәк:
- 2020 елдан РПФКА хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны расланган форма буенча тапшыру өчен программаны көйләргә яки урнаштырырга.
- хезмәткәрләргә 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә.
- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.
- кирәк булганда, кадрлар исәбе буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.
Кайбыч районы прокуратурасы гаилә законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.
41 яшьлек хатынның 2009 елда туган улын карап тоту өчен алимент түләргә тиеш булуы ачыкланган.
Әмма 2019 елның сентябреннән 2020 елның гыйнварына кадәр ул алимент түләүдән, балигъ булмаган баланы карап тотуга матди ярдәм күрсәтүдән читләшкән.
Шул ук вакытта ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка да тартылган.
Нәтиҗәдә, алиментлар буенча бурыч 44 мең сумнан артып киткән.
Прокуратура инициативасы буенча, тикшерү органнары хатын - кызга карата РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлеше (балаларны карап тоту өчен акча түләмәү) буенча җинаять эше кузгаткан.
Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә тора.
Кайбыч районы прокуратурасы
1) 2021 елның ахырына кадәр өч яшькә кадәр балаларны яслегә урнаштыру өчен булган чиратлар бетерәләр.
2) Аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләнәчәк. Әгәр гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, акча балага җиде яшь тулганчы түләнәчәк. ⠀
3) Ана капиталы беренче бала өчен түләнәчәк. Быелдан беренче бала туган очракта гаилә 466 мең сум акча алачак, ә икенче бала өчен тагын 150 мең сум алачак. Гаиләдә инде бер бала булса, икенчесе туган очракта 616 мең сум ана капиталы булачак. Өченче бала туган өчен дәүләт гаиләгә ипотеканы түләүгә 450 мең сум акча түләнәчәк.
4) Башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпләрдә бушлай ашатачаклар. ⠀
5) 2021 ел ахырына барлык мәктәпләрдә дә Интернет барлыкка киләчәк. ⠀
6) Барлык музыка мәктәпләрендә ремонт булачак. ⠀
7) 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5000 сум күләмендә өстәмә акча түләнеләчәк. ⠀
8) Вузлардагы инфраструктураны ныгытачаклар, яңа бюджет урыннары булдырылачак.
9) Авылларда яңа ФАПлар барлыкка киләчәк.
10) 1 июльдән поликлиникаларны һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен модернизацияләү программасы башланып китәчәк.
11) Табибларның һәм шәфкать туташларының торак проблемаларын хәл итәчәкләр. ⠀
12) 2024 елга хастаханәләрдә медицина кадрлары җитмәүне бетерәчәкләр. ⠀
13) Медицина югары уку йортларында 70% бюджет урыннарын шәһәр һәм районнардан килгән студентлар арасында бүленәчәк.
Күрсәтелгән үзгәрешләр турындагы закон проектлары кабул итү стадиясендә.
Күрсәтелгән законнарның үз көченә керүе турында өстәмә хәбәр итәрбез.
Кайбыч районы прокуратурасы
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.
Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия:
- 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар;
- 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар.
Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата.
Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт.
Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми.
«Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.
1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Әлеге көнне билгеләү, күзәтчелек органы хезмәткәрләрен хөрмәтләү аларның хезмәтенең мөһимлеген тану һәм ихтирам билгесе булып тора.
Бүген, прокуратура - кеше үзенең теләсә нинди бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала торган дәүләт органы.Прокуратура эше нәтиҗәләре буенча гражданнар дәүләтнең тәртип урнаштыру, коррупциягә каршы көрәш, законнарны бертөсле куллануны тәэмин итү һәм төп принципны тормышка ашыру – законга каршы килүчеләр өчен җәзаның котылгысызлыгы турында да фикер йөртә.
Законлылыкны саклауга район прокуратурасы хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр. Гомумән алганда, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Җинаятьчелек 19% ка - 131 дән 106 җинаятькә кадәр кимегән. Бүгенге көндә Хисап-теркәү дисциплинасын үтәү өлкәсендә һәм хокук саклау органнары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау турындагы законнарны үтәүгә юнәлдерелгән бик күп чаралар күрелде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Законлылык күрсәткечләренең берсе булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшебезгә карата тотрыклы ышанычы булуын раслый.
2019 елда 200 дән артык граждан, район прокуратурасына бозылган хокукларны торгызуны сорап мөрәҗәгать итте. Прокуратура хезмәткәрләре төрле өлкәләрдә гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрде, социаль һәм икътисадый, җинаять-суд эшчәнлеге законнарын бозуга чик куелды.
Прокурор протестлары буенча 119 законсыз хокукый акт юкка чыгарылды, 204 тәкъдим буенча 317 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан 265 мең сумлык 14 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелде, 16 вазыйфаи һәм 3 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.
Безнең тарафтан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә район предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 20 миллион сумнан артык бурычы түләнелде. Шулай ук балалар хокукларын яклау буенча прокуратураның алиментларны үз вакытында алу эшен дә, уңай билгеләп үтәргә кирәк.
Алмаз Сөләйманов,
Кайбыч районы прокуроры
Якты Раштуа бәйрәмендә барыгызга да игелек һәм бәхет, иминлек һәм йортыгызга уңайлык, күңел җылысы, үзара аңлашу һәм гаиләдә ярдәм телибез. Тормышыгыз тыныч, тыныч, бәхетле булсын.