ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

1) 2021 елның ахырына кадәр өч яшькә кадәр балаларны яслегә урнаштыру өчен булган  чиратлар бетерәләр.

2) Аз керемле гаиләләргә өч яшькә кадәрге балалар өчен пособие түләнәчәк. Әгәр гаиләнең кереме бер кешегә яшәү минимумыннан түбәнрәк икән, акча балага җиде яшь тулганчы түләнәчәк. ⠀

3) Ана капиталы беренче бала өчен түләнәчәк. Быелдан беренче бала туган очракта гаилә 466 мең сум акча алачак, ә икенче бала өчен тагын 150 мең сум алачак. Гаиләдә инде бер бала булса, икенчесе туган очракта 616 мең сум ана капиталы булачак. Өченче бала туган өчен дәүләт гаиләгә ипотеканы түләүгә 450 мең сум акча түләнәчәк.

4) Башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпләрдә бушлай ашатачаклар. ⠀

5) 2021 ел ахырына барлык мәктәпләрдә дә Интернет барлыкка киләчәк. ⠀

6) Барлык музыка мәктәпләрендә ремонт булачак. ⠀

7) 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5000 сум күләмендә өстәмә акча түләнеләчәк.   ⠀

8) Вузлардагы инфраструктураны ныгытачаклар, яңа бюджет урыннары булдырылачак.

9) Авылларда яңа ФАПлар барлыкка киләчәк.

10) 1 июльдән поликлиникаларны һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен модернизацияләү программасы башланып китәчәк.

11) Табибларның һәм шәфкать туташларының торак проблемаларын хәл итәчәкләр. ⠀

12) 2024 елга хастаханәләрдә медицина кадрлары җитмәүне бетерәчәкләр. ⠀

13) Медицина югары уку йортларында 70% бюджет урыннарын  шәһәр һәм районнардан килгән  студентлар арасында бүленәчәк.

Күрсәтелгән үзгәрешләр турындагы закон проектлары кабул итү стадиясендә.

Күрсәтелгән законнарның үз көченә керүе турында өстәмә хәбәр итәрбез.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

 


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе даими шәһәр пассажир җәмәгать транспорты йөртүчеләргә авыр эшләре өчен кайбер пенсион ташламалар булуы хакында искә төшерә.

Үзенчәлекле эш шартларына бәйле рәвештә вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләү хокукына түбәндәге төр транспорт йөртүчеләр ия:

- 55 яше тулган, ким дигәндә 25 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 20 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртүче ир-атлар;

- 50 яше тулган, ким дигәндә 20 ел иминият стажы булган, регуляр шәһәр пассажир маршрутларында 15 ел автобус, троллейбус, трамвай йөртуче хатын-кызлар.

Даими шәһәр пассажир транспорты маршруты – шәһәр эчендә алдан ук билгеләп куелган һәм расланган, шул юл буенча билгеле бер вакыт аралыгында һәм махсус билгеләнгән тукталышларда мәҗбүри транспорт туктап ала торган юл дигәнне аңлата.

Шунысын искәртү зарур, ташламалы пенсия бары транспорт йөртүчеләр торак пункт чикләрендә утырту урыны 8 дән ким булмаган автотранспортны файдаланып, даими пассажир йөрту нормаларын үтәүне документаль рәвештә раслаган очракта гына билгеләнә. Моның өстенә 2013 елның 1 гыйнварыннан соң күзәтелгән эш периодларын иминиятләштерүче оешманың иминият взносларын тиешле тарифлар – Россия Салымнар кодексының 428 статьясында каралган тарифлар буенча исәпләве һәм түләве, шулай ук әлеге эш урынында хезмэт шартларының зарарлы яисә куркыныч булуын раслаучы махсус бәяләү үткәрүе шарт.

Шунысы әһәмиятле! Шәһәр транспортында заказ буенча пассажирлар йөртүчеләр картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия була алмый, чөнки бу очракта пассажирлар йөртү даими маршрут буенча башкарылмый. Моның өстенә пассажирлар хәрәкәт барышында тукталыш саен утыртылмый һәм төшерелми.

«Пенсиягә чыгу яшен арттыру әлеге категория хезмәткәрләргә кагылмады. Пенсия алды яше җитү чикләре аларга вакытыннан алда пенсиягә чыкканчы 5 ел иртәрәк билгеләнә: хатын-кыз йөртүчеләр өчен ул – 45, ир-ат йөртүчеләр өчен – 50 яшь»,- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Региональ Пенсия фонды пенсия яшен арттыру тагын 15 ләп категория гражданнарга кагылмаганлыгын да искәртә.

 

12
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

1722 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы институты барлыкка килә. Әлеге көнне билгеләү, күзәтчелек органы хезмәткәрләрен хөрмәтләү аларның хезмәтенең мөһимлеген тану һәм ихтирам билгесе булып тора.

        Бүген, прокуратура - кеше үзенең теләсә нинди бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала торган дәүләт органы.Прокуратура эше нәтиҗәләре буенча гражданнар дәүләтнең тәртип урнаштыру, коррупциягә каршы көрәш, законнарны бертөсле куллануны тәэмин итү һәм төп принципны тормышка ашыру – законга каршы килүчеләр өчен җәзаның котылгысызлыгы турында да фикер йөртә.

        Законлылыкны саклауга район прокуратурасы хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр. Гомумән алганда, районда прокуратура законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә. Җинаятьчелек 19% ка - 131 дән 106 җинаятькә кадәр кимегән. Бүгенге көндә Хисап-теркәү дисциплинасын үтәү өлкәсендә һәм хокук саклау органнары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау турындагы законнарны үтәүгә юнәлдерелгән бик күп чаралар күрелде.

           Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү Законлылык күрсәткечләренең берсе булып тора. Прокуратура эшчәнлеге нәтиҗәләре халыкның безнең эшебезгә карата тотрыклы ышанычы булуын раслый.

         2019 елда 200 дән артык граждан, район прокуратурасына бозылган хокукларны торгызуны сорап мөрәҗәгать итте. Прокуратура хезмәткәрләре төрле өлкәләрдә гражданнарның хокукларын яклау буенча билгеле бер чаралар күрде, социаль һәм икътисадый, җинаять-суд эшчәнлеге законнарын бозуга чик куелды.

         Прокурор протестлары буенча 119 законсыз хокукый акт юкка чыгарылды, 204 тәкъдим буенча 317 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан 265 мең сумлык 14 прокуратура дәгъвасы канәгатьләндерелде, 16 вазыйфаи һәм 3 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.

         Безнең тарафтан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә район предприятиеләренең хезмәт хакы буенча 20 миллион сумнан артык бурычы түләнелде. Шулай ук балалар хокукларын яклау буенча прокуратураның алиментларны үз вакытында алу эшен дә, уңай билгеләп үтәргә кирәк.

 

Алмаз Сөләйманов,

Кайбыч районы прокуроры


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Якты Раштуа бәйрәмендә барыгызга да игелек һәм бәхет, иминлек һәм йортыгызга уңайлык, күңел җылысы, үзара аңлашу һәм гаиләдә ярдәм телибез. Тормышыгыз тыныч, тыныч, бәхетле булсын.


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Олы Урсак авыл җирлеге халкы һәм кунаклары! Яңа ел белән котлыйбыз! Киләсе елда безнең белән шундый могҗиза булуын телисе килә. Һәр кешенең үз урыны булса да, ул, һичшиксез, иң кирәкле һәм иң мөһиме. Без барыбыз да исән-сау булсын, рәхәтлек алып килсен. Яңа үрләргә ирешүегезне һәм үз-үзеңне тормышка ашыруыгызны телибез. Тагын да күңелле хатирәләргә күчәчәк шатлыклы мизгелләр, туган-тумачалары, яраткан дуслары белән очрашулар телибез.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы, әкият геройлары авыл җирлеге территориясендә яшәүче, балалар бакчасына йөрмәүче балаларның өйләренә барып, район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырдылар


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда гадәти кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон хезмәт кенәгәләре килү хакында хәбәр итә.

Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм гражданнарның үз рөхсәте белән генә башкарылачак.

Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәт чорлары турындагы барлык мәгълүмат бары электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак.

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә алалар, бу очракта 2021 елдан башлап кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.

Шунысын искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт периоды һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән  азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.

“Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннар өчен тиешле өстәмә аша карап булачак, бу хәзерге чорда аеруча уңайлы”, - дип искәртеп үтте Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан күпфункцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә ала ала.

Эшкә урнашканда гражданин  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) да юллый ала.

Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа отчет формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15 числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гынварыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына эшкә алган яисә эштән азат ителгән көннән соң 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак.

Мәгълүматлар бирү срокларын үтәмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре административ җаваплылыкка тарта.

Республикадагы иминиятләштерүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатын күздә тотып, Пенсия фонды Бүлекчәсе “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка (белешмәлек)  әзерләде, ул иминиятләштерүчеләргә бу арада таратылачак.

 

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

  Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.

        Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә онытмаска кирәк. Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә (электрон квалификацияле имзаны ничек алу һәм куллану турында тулырак мәгълүмат).

        «Пенсия тупланмалары белән нинди пенсия фонды идарә итә һәм быел аны алыштыру турында гариза биреләме - юкмы, Россия Пенсия фондының сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында ачыкларга, яисә Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

      Пенсия тупланмаларын яңа фондка күчерү турында гаризалар кабул итү 1 декабрьдә тәмамланды. Алдагы мәгълүматлар буенча, республикада 2 900 дән артык гариза бирелгән.

       Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының вакытыннан алда алыштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү – 2019 елдан бирле кертелгән яңа чараларның берсе. Моннан тыш, пенсия тупланмаларын күчерү турында гариза бирергә мөмкин булган каналлар исемлеге дә чикләнгән. Ике үзгәреш тә пенсия тупланмалары акчаларын күчергәндә мөмкин булган югалтулар турында гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру, шулай ук аларны бер иминләштерүчедән икенчесенә күчергәндә алдау очракларын булдырмау өчен юнәлдерелгән.

 

10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы прокуратурасы йөкләмәсе нигезендә, район прокуратурасы хезмәт хакы түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә. Гражданнарны кабул итү эш көннәрендә Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасында, Татарстан Республикасы, Кайбыч муниципаль районы, Олы Кайбыч авылы, Солнечный бульвар ур., 11 йорт адресы буенча урнашкан. Шәхси кабул итүгә алдан язылу телефон аша башкарыла: (884370) 2-10-63, 2-10-64, 2-10-62.

Кайбыч районы прокуратурасы


6
декабрь, 2019 ел
җомга
 

2004 елдан бирле ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне 2003 елда кул кую өчен БМОның Коррупциягә каршы     Конвенциясе ачылды. Россия конвенцияне 2006 елның мартында ратификацияләде.

      Коррупциягә каршы көрәш гомумдәүләт бурычы булып тора һәм аны хәл итү хакимиятнең барлык органнарына, оешмаларга һәм ил халкына йөкләнгән.

       Россиядә коррупциягә каршы эшчәнлекнең төп бурычлары Россия Федерациясе   Президентының 2018 елның 29 июнендәге 378 номерлы Указы белән расланган     2018-2020 елларга коррупциягә каршы торуның милли планы белән билгеләнгән.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә законлылыкның торышына анализ ясап билгеләнгәнчә, район прокуратурасы эше хокук тәртибе торышына күзәтчелекнең өстенлекле юнәлешләрендә йогынты ясый. Коррупциягә каршы тору буенча норматив база булдыру, коррупцион хокук бозуларны профилактикалау, шулай ук әлеге өлкәдә закон бозуларны бетерү буенча чаралар күрү прокурор тыкшынуының мөһим нәтиҗәләре булып тора

    Агымдагы елда район прокуратурасының төп тырышлыгы ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, дәүләт, муниципаль хезмәт өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны ачыклауга, бюджет акчаларын тотуга, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан аларга йөкләнгән бурычларны, тыюларны һәм чикләүләрне үтәүгә юнәлдерелде.

        2019 елда гамәлгә ашырылган чаралар нәтиҗәсендә карала торган өлкәдә 69 закон бозу очрагы ачыкланды, алар буенча законны бозуларны бетерү турында 38 күрсәтмә кертелде, 44 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Бер ҖЧҖ җитәкчесе РФ КоАП 19.29 ст. буенча Коррупциягә каршы көрәш өчен 20 мең сум күләмендә штрафка тартылды-бу комплекслы система, барлык дәүләт органнарының, гражданлык җәмгыяте институтларының һәм гражданнарның уртак эшчәнлеге.

         Шул ук вакытта коррупция фактлары турындагы мәгълүматның бик мөһим чыганагы булып гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре торды һәм шулай булып кала да, алар шикаятьләрен почта элемтәсе һәм район прокуратурасына шәхси мөрәҗәгатьләр аша гына түгел, ә республика прокуратурасы сайтындагы махсус бүлек аша да җибәрә алалар.

          Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үткәндә, без барыбыз да яңа коррупцион хокук бозулар кылуны кисәтү өчен көч куярга тиеш.

 

Район прокуроры А. Р. Сөләйманов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International