Кайбыч районы прокуратурасы Марий Эл Республикасында яшәүче кешегә автомобиль урлаган өчен хөкем ителгән карата дәүләт гаепләвен хуплады

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Марий Эл Республикасында яшәүче 27 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Ул РФ Җинаять кодексының 166 нчы маддәсенең 1 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (урлау максатыннан башка автомобильне хокуксыз яулап алуда (урлау) гаепле дип табылды.

Суд тикшерүе ачыклаганча, 16.09.2022 Кайбыч районының Иске Чәчкап авылы урамында “УАЗ” автомобилен күреп алган, шуннан соң бикләнмәгән ишек аша салонга кергән. Келәм астындагы ут кабызу ачкычы белән ул двигательне кабыза һәм урланган автомобильдә Байморза авылында бер таныш кыз янына китә. Ләкин юлда ул идарә белән эш итә алмый һәм кюветка ава.

Әлеге кеше  кылган гамәлендә гаебен таныган, машина хуҗасына китерелгән матди зыянны тулысынча каплаган.

Суд, Дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепле затка 1 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән.

Суд карары законлы көченә кермәде.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International