Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре Социаль фондтан ярдәм ала

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

        Россия  Социаль  фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә  түләүләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәлә.

        Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Социаль фонд линиясе буенча кайбер түләүләр алуга хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә,  аларга  фонд хезмәткәрләре тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә.

        2023 елда Татарстанның Социаль фонды һәм “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгән, иреклеләр һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

       Социаль фонд сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Әлеге категориягә караган гаиләләр чакырылыш буенча,  шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ай саен бирелә торган пособие алуга хокуклы. Пособие бала туган көннән 3 яшькә җиткәнчегә кадәр,  баланың әтисе чакырылыш буенча хәрби хезмәт итә башлаган көннән исәпләнеп  билгеләнә. 2024 елда түләү күләме 16 698 сумга тигез. Вакытлыча хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре шулай ук бердәм пособиегә гариза бирә ала. Пособие билгеләгәндә,  мобилизацияләнгән ирнең керемнәре  исәпкә алынмый.

       Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыру фактын раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә

 

тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.

       Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефон номеры буенча алырга була: (шалтырату бушлай).

 

 

 

 
 

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 

                                                                            

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International