ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2026 ел
җомга

2026 елның 1 июненнән Татарстанда  балалары булган гаиләләр  социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак

             

         2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.

         Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;

ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.

          Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының  1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең  тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.

           "Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык  керемнәре  ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.

            Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.

            Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел.  Бу очракта ата-

 

 

аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

            Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма  гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән   мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга.  6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы  гражданин кире кайтара ала.

           Салым кайтарырга хокуклы  гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән  елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда  2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

           Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк  яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән  соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу  хокукын  ел саен расларга кирәк.

               Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

               Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).



23
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Олы Урсакта кышкы әкият дөньясы тудырылды! Кайбыч муниципаль районы Олы Урсак авыл җирлеге мәдәният йорты каршында китапханә, авыл советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләшеп, кар сыннарыннан гүзәл бер композиция ясадылар. Бу тырыш хезмәт нәтиҗәсендә авыл халкы һәм кунаклар өчен чын мәгънәсендә Яңа ел могҗизасы барлыкка килде. Анда Кар кызының сөйкемле образы, һәрвакыт шат күңелле Кыш бабай, киләсе ел символы булган Утлы Ат һәм торле әкият геройларының сыннары тезелеп киткән. Кешеләр бирегә рәхәтләнеп киләләр, сыннар янәшәсендә фотога төшәләр, балалар исә аеруча шатлана.


6
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе





18
август, 2025 ел
дүшәмбе

Олы Урсак авыл җирлегендә мәгълүмат көннәре кысаларында халык белән очрашу булды. Авылдашларын борчыган мәсьәләләр каралды, киләчәккә планнар кабул ителде.

 


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге төбәк халкын уяу булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!

2025 елның 12 августы, сишәмбе

         Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкка  билгесез кешеләрнең үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып  шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратып сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша.

         Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып,  пенсия яисә башка социаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорасалар - бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга шәхси мәгълүмат хәбәр итүдән сакланыгыз.

         "Миңа үзен   Социаль фонд  хезмәткәре дип таныштырган  Александр янәсе дарулар өчен яңа компенсация түләве барлыгы турында хәбәр итте, паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын атарга сорады. Мин телефоннан сөйләшүне туктаттым һәм Социаль фондның Татарстандагы контакт-үзәгенә шалтыраттым. Фонд  хезмәткәре миңа Александрның  мошенник булуын,   паспорт һәм банк картасы мәгълүматларын эйтергә ярамаганлыгын хәбәр итте ", - дип сөйләде Казаннан пенсионер Роза Сатдыйкова.

         Билгесез һәм шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә  дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.

         Алдан ук кисәтеп куябыз: сезне соңыннан телефон аша СМС-код җибәреп раслау юлы белән  кабул итүгә яздыру тәкъдиме - ул мошенниклар схемасы. Социаль фондның клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен бары тик фонд сайтындагы рәсми  "Алдан язылу" электрон сервисыннан файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы визит вакытын сайлый аласыз.

         «Без республика халкын яңа  ярдәм чаралары  һәм түләүләр  турында  мәгълүматны       Социаль фондның рәсми сайты, клиент хезмәте һәм фонд бүлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгән чыганаклардан гына алырга чакырабыз», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         Еш кына кырыгалдарлар  пенсияләр күчерелә торган банк карталары  яки счетларның  куллану сроклары чыкканлыгы турында хәбәр итә һәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счётка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк, пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын  бары тик пенсионер үзе  Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп кенә сайлый ала!.

         Социаль ярдәм чаралары,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге түләүләре һәм хезмәләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм: ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.

         Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр;  шалтырату түләүсез).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International